“Административ бина һәм корылмаларны иң яхшы итеп бәйрәмчә бизәү” – район бәйгесе игълан ителде

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бәйге яңа ел алдыннан бина территориясен, фасадларны, витриналарны сыйфатлы һәм эстетик яктан матур итеп бизәүне стимуллаштыру максатыннан чыгып уздырыла. Бәйрәм утлары һәм гирляндалар, яңа ел чыршысы һәм кардан ясалган фигуралар – болар барысы да, һичшиксез, районда яшәүчеләрнең һәм килгән кунакларның күңелләрен күтәрәчәк. Шуңа күрә, дип өстәделәр оештыру комитетында, моңа шәхси якын килеп, бөтен җитди итеп әзерләнергә кирәк. Биш баллы система буенча иң күп балл җыйган җиңүчеләрне, әлбәттә, бүләкләр көтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International