Бу эштә һәр предприятие катнашачак.

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бу эштә һәр предприятие катнашачак. Алар вазифасына, әйтик, урам яктыртылышы баганаларын төсле гирляндалар белән бизәү вазифасы йөкләнгән. Ягъни, Урыссу бистәсендә аерым предприятие “үз” урамы, “үз” агачы яктыртылышы өчен җавап бирә. Районның төп чыршысын кую һәм бизәү бурычы традицион рәвештә Урыссу ГРЭСына йөкләнгән. Урман чибәре балалар паркына куелачак. Биредә станция бәйрәм яктыртылышын тәэмин итәчәк һәм ике метр ярым биеклектәге “Эт” сынын ясап куячак. Гомумән, балалар паркы территориясендә хайваннар, җәнлекләр сыннарын ясау гамәлдә барлык предприятиеләргә бурыч итеп йөкләнгән. “Аҗдаһа”ны, әйтик, “Горизонт” җәмгыяте, боздан “Ат” сынын – Әпсәләм комбинаты”, “Әтәч” сынын – “Электросоединитель” заводы, “Күсе”не – “Бетон+”, “Дуңгыз”ны – Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе, “Маймыл”ны – “Урыссу җылылык челтәрләре”, “Йорт куянын” – Урыссу химия заводы, “Мәче”не – район эксплуатация газ хезмәте, “Елан”ны – “Теплосервис” ясаячак. Яңа елның төп каһарманнарын – Кыш бабайны һәм Кар кызын “әвәләү” капиталь төзелеш идарәсенә ышанып тапшырылган, ә Урыссу төзекләндерү предприятиесе исә әлеге кышкы сыннар өчен нигезләр ясаячак. Паркта зур тау өю “ДорСтрой”га бурыч итеп йөкләнгән.

Моннан тыш, Яңа ел бәйрәмен каршылап территория бизәүләр кайбер балалар мәйданчыкларында, сәүдә нокталарында, банкларда, идарә оешмаларында күздә тотыла... Ә район мәгариф учреждениеләрен иң яхшы кар скульптураларына үз учреждениеләре территориясендә, балалар паркында һәм район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта традицион конкурс көтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International