Солнечный микрорайонда тиздән өй туйлары узачак

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Генераль подрядчы Владимир Дегтяров сүзләре буенча, торак йортларны, мондый объектларны беренче генә ел тергезмәгән, үзләрен яхшы яктан таныткан һөнәрманнар башкара. Диварларны тергезгәндә файдаланылган төзелеш материалы – вибропрессланган төзелеш конструкцияләре. Әлеге блокларны, сүз уңаеннан, төзелешнең подряд оешмасы булган Бөгелмә төзелеш оешмасы әзерли. Производство процессында барлык тиешле стандартлар саклана.

Шуны исегезгә төшерәбез, Фәнис Кәримов урамы буенча 10 санлы йорт – 36 фатирлы, 12 санлы йорт – 24 фатирлы. Төзелеш гражданнарны авврияле торактан күчерү программасы кысаларында алып барыла. Йортлар файдалануга киләсе елның февралендә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International