Кече Урыссу мәктәбендә район татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Семинарның беренче көн тәртибе буенча Галиева Алсу Фәнис кызы 5 нче сыйныфта "Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау” дигән темага татар теленнән үткәннәрне кабатлау дәресе,

Шакирҗанова Гүзәлия Зиннур кызы 4 сыйныфта “Исемнәрнең юнәлеш килеше”, Юсупова Зөлфия Варис  кызы 6 нчы сыйныфта "Сыйфат фигыль” темасына  дәрес үткәрде. Шулай ук "Каз өмәсе” дигән фольклор күренеш  күрсәтелде.

Алдагы көн тәртибе буенча район мәгариф бүлеге методисты, район методик берләшмә җитәкчесе  чыгышы тыңланды.

Семинар фикер алышулар, алда торган бурычларны барлау, эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясау белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International