Эшмәкәрләр бизнес-десантка җыйналдылар.

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Бизнес-тренерлар семинарда катнашучыларны – яшь һәм тәҗрибәле эшмәкәрләрне шәхси эш ачу һәм аны алып бару сораулары белән таныштырды, аларга ярдәмгә килә торган төрле программа һәм лизинг-грантлар турында сөйләде. Асылда, катнашучыларның игътибары сәнәгать мәйданчыклары резиденты өчен кулай шартлар тудыруга җәлеп ителде. Безнең районда ул – элекке Октябрьский базасы территориясендә эшли торган сәнәгать мәйданчыгы. Ягъни биредә эш башларга теләгән кешеләр, әйтик, җиһаз сатып алганда субсидиягә исәп тота ала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International