Чәй табыны артында җылы һәм дустанә мохиттә узган очрашу барышында, язмышның ачы сынаулары каршында бер ялгызы торып калган сабыйларны үз гаиләләренә алган, аларның яралы күңелләренә шифа тапкан аналар үз тарихларын бәян итте, борчыган сорауларны уртага салып сөйләште. Тик әлеге сораулар арасында бер генә дә “ата һәм бала” проблемасы яңгырамады. Бөзнең гаиләдә барысы да яхшы дип елмайган аналарны, асылда, иҗтимагый тормышка хас сораулар кызыксындырды. Ахырда район башлыгы аларның һәрберсенә олы йөрәкле булганнары өчен ихлас рәхмәтен белдерде һәм бәйрәм бүләкләре тапшырды.