Вакыт яңаруны таләп итә

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Утырыш район һәм Урыссу бистәсе башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узды. Төп доклад белән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова чыкты. Ул бүгенге көндә күпчелек шәһәр һәм авыл җирлекләренең зур булмаган салым базасына ия булуын, асылда, җирле салым системасын бары тик җир һәм физик затларның милек салымнары гына тәшкил итүен билгеләп узды.

- Шул сәбәпле җирле бюджетларда шәхси керемне арттыру максатында “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131-ФЗ санлы Федераль законда гражданнардан үзара салым җыю мөмкинлеге каралган. Әлеге законның 56 маддәсенә ярашлы гражданнардан бер тапкыр түләнә торган акчалар җирле билгеләнештәге анык сорауларны чишүгә сарыф ителә. Әлеге түләүне кертү һәм файдалану, ташламалар бирү сораулары муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче һәм сайлау хокукына ия бөтен гражданнар катнашындагы җирле референдумда хәл ителә, - дип ассызыклады Рәшитова.

Референдумны уздыру механизмы белән укучы газета сайтында таныша ала. Утырышта чыгыш тоткан һәркемне Урыссу бистәсендә дә үзара салым кертү фикере берләштерде. Чара барышында әйтелгәнчә, бу эш калган ун авыл җирлеге берәмлегендә инде күптән уңышлы башкарылып килә. Җирлек халкыннан җыелган һәр сум акча өчен республика бюджетыннан дүрт сум өстәлүен тагын бер кат искәртү урынлы. Үзе яши торган муниципаль берәмлек тормышына халык керткән көч турында саннар ачыграк итеп әйтеп бирә. Утырыш барышында яңгыравынча, 2014 елда авыл җирлекләрендә 537,5 мең сум акча җыелган, республикадан 2 150 мең сум акча кергән. Агымдагы елда халыктан 550,2 мең сум акча җыелган, республикадан исә 2,2 миллион сум акча көтелә. Әлеге сорау буенча мәгълүмат белән Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев чыкты:

- Алты торак пунктны берләштерүче Кәрәкәшле авыл җирлегендә 2014 ел башында яшәгән 1153 кешенең 800е 18 яшьтән өлкән гражданнарны тәшкил итте. Узган елны үзара салым 108 мең 480 сум күләмендә җыелды, республикадан 433 мең 920 сум акча бүлеп бирелде. Быел үзара салым 106 мең 320 сум тәшкил итте, табигый ки, республикадан 425 мең 280 сум акча көтәбез. Бу акчалар юлларны төзек тотуга, багана утларын алмаштыруга һәм башка шундый чараларга тотыла.

Бу җирлектә аңлы карашлы һәм хәлле кешеләр яши, үзара салым акчасы да тулаем җыела, бу үз чиратында һәркемнең туган авылы язмышына җаваплы карашта торуы турында сөйли, дип басым ясады Рөстәм Нуриев. Ул шулай ук авыл җирлекләрендә көнүзәк сорауларны чишүдә Урыссуның төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе белән килешү төзү зур ярдәм булып тора дип билгеләп узды. Нәкъ менә үзара отышлы һәм кулай шартларда эшләү үзидарә нигезен ныгыта, дип ассызыклады район башлыгы. Утырышта катнашучылар дикъкатен ул республика күләмендә эшли торган теге яисә бу финанс белән ныгытылган проектларда катнашуны тагын активлаштыру мөһимлегенә җәлеп итте. Халыктан җыелган һәр сум акчаны өстәмә дүрт сумга баетуны үз эченә алган республика проектын файдаланмау гадел балмас иде. Бу фикерне Димтамак балалар бакчасы мөдире Хәния Хәлиуллина да хуплап чыкты:

- Безнең җирлектә юлларны кардан чистарту соравы кискен тормый. Һәр юлга җаваплы шофер билгеләнгән, кирәк булганда, халык турыдан-туры аның белән элемтәгә керә. Урам баганаларындагы лампалар да үз вакытында алмаштырыла. Урыссулылар да үз җирлекләрендәге көнкүреш сорауларны чишүгә көчләреннән килгәнчә өлешләрен кертүдән читтә калмаска тиеш.

Урыссу бистәсендәге юллар торышы, аларны ремонтлауга таләп ителгән чыгымнар һәм үзара салым хисабына ремонтланачак анык йорт алды территорияләре, тротуарлар, республикадагы башка районнарның уңай тәҗрибәсе турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин сөйләгән мәгълүмат газетаның алдагы саннарында бәян ителәчәк.

Бөтен докладчыларны тыңлаган депутатлар түбәндәге карарларны кабул итте.

1. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы “шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе” муниципаль берәмлектә үзара салым кертү соравы буенча җирле референдумны 2016 елның 31 гыйнварына билгеләү;

2. Референдумга түбәндәге сорауларны чыгарырга:

1) сез Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы “шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе” муниципаль берәмлек территориясендә  2016 елда Урыссу бистәсе территориясендәге йорт ишек алларын төзекләндерү һәм тротуарлар салу өчен шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә яшәүче һәр балигъ булган гражданиннан 300 (өч йөз) сум күләмендә үзара салым кертүгә һәм җыелачак акчаларның түбәндәге эшләргә тотылачагына ризамы:

- йорт алды территорияләрен төзекләндерүгә – 1 040 000 сум;

- Урыссу бистәсе территориясендә тротуарлар салуга – 1 314 850 сум.

2) гражданнарның түбәндәге категорияләрен бер тапкыр түләнә үзара салымнан азат итәргә ризамы:

- I һәм II төркем инвалидларын, балачактан инвалидларны;

- Россия армиясе сафларында хезмәт итүчеләрне;

- иректән мәхрүм ителгән затларны?

3) уку йортына йөреп укучы студентлар өчен әлеге түләүне 150 (йөз илле) сумга киметергә ризамы?

3. Җирле референдумны Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе бюджеты хисабына уздырырга.

4. Әлеге карарны:

4.1. “Ютазы таңы” (Ютазинская новь”) газетасында басарга һәм Ютазы муниципаль районының рәсми сайтында httr://jutaza.tatar.ru урнаштырырга;

4.2. карар рәсми рәвештә басылып чыккан көннән алып үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International