Урыссуда яшәүче Зоя Прохорованы 95 яшьлек юбилее белән район башлыгы тәбрикләде

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Зоя Ивановнаның язмыш дәфтәренә фашист коллыгында узган еллар язылган. Мылтык астында дошман снарядлары өчен тартмалар ясавын, якыннарын югалтудан күңелен өметсезлек биләп алган чорларны ул бүген дә сыкрап искә ала. Тарих битләренә әле гражданнар сугышы тулысы белән язылырга да өлгермәгән егерменче елларда туган баланың матур яшьлеге Бөек Ватан сугышы чорында “яна”, әлеге ут эчендә ул ир туганын Анатолийны мәңгелеккә югалта. Тыныч көннәрдә дә Зоя Ивановнаны кайгы-хәсрәт калдырмый: ике ирен, өч баласының берсен бакыйлыкка озата. Бөтен гомерен шәфкать туташы булып эшләгән кеше бу югалтулар алдында да югалып калмый. Ул Урыссу хастаханәсенең хирургия, ашыгыч ярдәм бүлегендә, поликлинакада кешеләрне дәваларга ярдәм итә, юбиляр, заводның санитария дружинасы белән җитәкчелек итеп, Әпсәләм комбинаты медицина пунктында да мөдир булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та әле ул унөч ел эшли. Әлеге җыйнак сынлы, тыйнак холыклы, күзләренең матурлыгын, хәтеренең сафлыгын әле дә җуймаган кеше ягымлылыгы, зыялылыгы белән тирә-юньдәгеләрне бик тиз үзенә җәлеп итә. Сүз уңаеннан, Зоя Ивановна, олы яшьтә булуына карамастан, әле дә үз дөньясын үзе көтә, йорт-җирен генә чисталыкта тотып калмыйча, үзе яши торган ике катлы йорт территориясендә дә тәртип урнаштырган чаклары бар икән.

Бү көнне аның йортына кунак булып килгән район башлыгы Рөстәм Нуриев, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкованы, элекке хезмәттәшләрен, күршеләр һәм башка кунакларны бер теләк берләштерде – алар бераваздан Зоя Ивановнаның йөз еллык юбилеенда тагын бер кат күрешергә, очрашырга, хәл-әхвәл белешергә теләде. Аның кебек, илебез, халкыбыз узган тарихны яшь буынга сөйләрдәй озын гомерле кешеләрне районда бармак белән генә санарлык. Хәер, Зоя Ивановна бу юнәлештә дә бик актив булып кала – ул быел гына инде ике тапкыр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашкан, халкыбыз, шул исәптән аларның әби-бабалары узган авыр юлларны, өлешләренә төшкән катлаулы язмышларны, бүгенге буын бәхетле тормышта яшәсен өчен никадәр каһарманлыклар кылуын бәян иткән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International