Инвалидлар көне уңаеннан район мәдәният йортында концерт узды

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Залга җыелган физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин сәламләде, инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Кукушкина аларга иң изге теләкләрен юллады. Бәйрәм сәхнәсендә, инвалидлар җәмгыяте тормышында гына түгел, район тормышында да актив катнашучы кешеләр хөрмәтләнде, быел юбилейлары булган инвалидларга күчтәнәчләр өләшенде һәм, әлбәттә, иң матур җырлар һәм биюләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International