Бүген Кәрәкәшле авылында инвалидлар көненә багышланган кичә үткәрелде

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Килгән кунакларны авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәреев бәйрәм белән котлады. Ривиль Салимшин үзенең "Чабата" шигырен укыды һәм изге теләкләрен юллады. Ләйсән Зарипова башкарган матур җырлар тамашачы күңеленә хуш килде. Бәйрәм кызыклы уеннар белән дәвам итте. Ярышларда катнашып, Вәсилә Шакурова һәм Миләүшә Мухтарова татар биюен, Илмира Дәминова "Җидегән чишмә" җырын, Әлфия Шадрова чегән биюен башкардылар. Күңелле очрашу түгәрәк өстәл янында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International