Узып баручы елда спортны үстерү буенча киңәшмә барышында район башлыгы Рөстәм Нуриев шундый нәтиҗәгә килде. Ул түбәндәгеләрдән чыгып ясалды: кайбер җаваплы затлар бу чорда аның белән спорт мәсьәләләрен тикшермәгән, ярышларны уздыру буенча үз тәкъдимнәрен кертү түгел, тәкъдим ителгәннәрен дә кире какканнар, безнең территориядә республика, төбәк һәм башка зур спорт чараларын үткәрүгә тиешле әһәмият бирмәгәннәр. Ул шулай ук район спорт федерацияләренә ярдәм күрсәтергә әзер һәм сәләтле булган предприятиеләр белән элемтә урнаштыруда аларның пассивлыгын билгеләп узды.
- Әйтик, “Волма” җитәкчелеге җирле төп предприятиеләрдән булмавына карамастан, һәрвакыт ярдәмгә килә, спорт чараларын финанслауда гына түгел, торак пунктларны төзекләндерүдә дә булыша. “Электросоединитель”, Әпсәләм төзелеш материаллары комбинаты да ярдәмнән баш тартмый, алар белән элемтәдә торырга гына кирәк, - дип билгеләде Нуриев. Район башлыгы киңәшмәдә катнашкан тренерларның, физик тәрбия укытучыларының, мәктәп директорларының проблемалары белән кызыксынды. Спорт мәктәпләре тренерларының, гадәти уку йортлары физик тәрбия укытучыларыннан аермалы буларак, җитди проблемалары юк иде. Соңгылары исә җитәкчелек игътибарын спорт инвентаренең, аеруча матларның тузган булуына, заман стандартларына җавап биргән тагын бер спорт залы кирәклегенә юнәлтте. Пневматик мылтыктан ату тиры зарур. Әлеге барлык сораулар игътибарга алынды, һәм, район башлыгы сүзләре буенча, мөмкинлек булгач, хәл ителәчәк.