Тыңлауларда шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе Советы депутатлары, бистә башкарма комитеты хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар рәисләре, бистә гражданнары һәм маасакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Киләсе елга бистә бюджетына планлы табышлар һәм чыгымнар белән җыелучыларны Урыссу бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ренат Вәдигуллин таныштырды. Мәгълүмат тыңлауларда катнашучылар тарафыннан игътибарга алынды һәм сорау бистә Советының чираттагы утырышында каралуга чыгарылды.