Үзара аралашу Урыссуда яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләргә сәламәтлек өсти

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

“Олимп” спорт мәктәбе фойесында җыелган кешеләрне суда йөзәргә “сәламәтлек һәм канәгатьлек хакына” шигаре алып килсә дә, күңелләрендә ярышу азарты һәм җиңү теләге барлыгы аларның һәр хәрәкәтендә сизелеп торды. Аларга карап, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дип һич әйтмәссең. Алар, яшәргә ташып торган дәртләре һәм энергияләре белән хәтта сәламәт кешене дә тормышка икенче күзлектән карарга мәҗбүр итәргә сәләтле. Үз гомерендә алты тапкыр хирург пычагы астына яткан, шуның икесендә йөрәгенә операция кичергән җитмеш сигез яшьлек Мөхәммәтхан Әхмәтҗанов суда йөзүдән генә түгел, дуслары белән аралашудан да яшәү тәме тапканы йөзендә үк чагылды.

 

Ир-егетләр арасындагы ярыш Дамир Уралов җиңүе белән тәмамланды. Билгеләнгән дистанцияне икенче булып Фаил Шафигуллин йөзеп килде, өченче урынга Геннадий Гребенюк чыкты. Хатын-кызлар арасында Надежда Фомина беренче урынны яуласа, икенче урында – Расиха Хәйретдинова, өченче урында – Винира Заһретдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International