Быел шуның кадәр урман гүзәлен сатуга куела. Гадәттәгечә, сәүдәгә Урыссу бистәсе һәм Ютазы авылы базарларында шушы көннәрдә керешәчәкбез, дип хәбәр итте участок лесничие Айдар Нигъмәтуллин. Мәктәп һәм балалар бакчасы, мәдәният йортлары кебек районның бюджет учреждениеләреннән дә заявкалар кергән. Урманчылар “кәкре” куллы затларны да кисәтергә онытмады – үзбелдекле урман гүзәлен үзләштергән өчен административ җәза бирү тагын да катылана төшкән.