Ятимләнеп калды мәктәбебез, юк, мәктәп кенә түгел, авылыбыз ятим калды. Мәктәп коридорлары, ул ашкынып эшкә килгән сукмаклар бушап калды. Һәрчак зәвык белән киенеп-ясанып, урамнарны матурлап, чын мәгънәсендә мөгаллим исемен горур йөрткән кадерле кешесез калдык.
2015 елның август ае Каразирек мәктәбенә зур югалту алып килде. Рәхимсез үлем безнең арадан мәктәбебез җитәкчесе Фирүзә Ситдыйкованы алып китте. Ул уку йортыбызның гына түгел, район мәгариф өлкәсенең дә зур горурлыгы, ныклы таянычы, үз эшенең чын остасы иде.
Ерак Оренбург якларында туып үскән кыз, Алабуга педагогика институтын тәмамлап, Баулы районына эшкә тәгаенләнә. Ике дә уйлап тормастан, алар гаиләләре белән Каразирек мәктәбен сайлый һәм шунда төпләнә. Фирүзә Әхәт кызы биредә 30 елдан артык рус теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирә. Укытучы буларак, ул үз фәнен бик ярата. Укучыларында да бу фәнгә карата зур кызыксыну уята. Районда гына түгел, республикада күләмендә узган бәйге-ярышларда аның укучылары алдынгы урыннарны яулый. Яраткан шагыйре А.С.Пушкин эзләре буйлап, Псков якларында булуны үзе өчен бер изге бурыч санап, һәр елны диярлек укучылар белән шул якларга сәяхәт кылды. Балалар белән мәркәзебез Казанда булып, тарихи урыннарда, музейларда йөрү хезмәттәшебез өчен бер күңелле, теләп башкара торган эшкә әверелгән иде. Шул рәвешле ул укучыларында рус әдәбиятына, халкыбыз узган тарихка кызыксыну уятты. Мәктәп музеенда тупланган материалларның бай булуында да аның өлеше зур. Чөнки Фирүзә Әхәт кызы бик кызыксынучан, белемле, үткәнгә хөрмәт һәм ихтирам белән карый торган кеше иде.
Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән авылдашыбыз Галим абый Вилданов исемен мәктәбебезгә бирү турында фикер тугач, хезмәтенең соңгы ун елында җитәкче вазифасын башкарган Фирүзә Ситдыйкова бу эшкә дә зур теләк белән алынды һәм уңышлы башкарып чыкты. Ул директор булып эшләгән елларда коллектив тагы да биегрәк үрләргә күтәрелде. Районда беренчеләрдән булып, уку йортыбыз Республика мәгариф Һәм фән министрлыгы тарафыннан "Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда алтын дәрәҗәсенә ирешкән мәктәп” исеменә лаек дип табылды, “Мәктәп дәресләрдән соң” проектында җиңеп чыкты. Инновацион белем бирү программалары буенча мәктәп Россия күләмендә җиңеп, дипломга ия булды. Иң югары нәтиҗәләрнең берсе - Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының “Өстенлекле милли белем бирү”проектында җиңү яулап, миллион сумлык грантка ия булу. Моның нәтиҗәсендә мәктәпнең уку-укыту базасы баетылды, заманча яңа технологияләр кулланып белем бирү мөмкинлекләре ачылды, кабинетлар җиһазланды. Фирүзә Әхәт кызы үзе дә “Иң яхшы директор”грантына ия булды.
Язуымның максаты - уңышларны санау, барлау түгел. Яшәү көче ташып торган, энергияле, тирән белемле, ихтыяр көчле, тырыш, яшь хезмәттәшебезнең бүгенге көнне безнең арада булмавы, ирешелгәннәргә куанып, киләчәккә уй-планнар корып яши алмавы җаннарны телгәли. Без аны бик юксынабыз, сагынабыз. Безгә аның акыллы киңәшләре, уй-теләкләре җитми. Вакыт – дәва дисәләр дә, арабыздан шулай иртә китүенә һаман да күңелләр ышанмый, бу югалту белән килешәсебез килми. Узган ел бу вакытта гомер бәйрәмен - 55 яшен билгеләгәп узган хезмәттәшебез турында сагынып сөйләргә генә калды. Югалтуны газиз балалары, якыннары, барлык авыл халкы, күп санлы укучылары, аларның әти-әниләре бик авыр кичерде. Бу хәсрәттән йорт алды бакчасындагы алмагачлары да башларын иде. “Кеше китә- эше кала”, дигән гыйбарә бар. Фирүзә Әхәт кызы башкарган эш-гамәлләр, аның якты истәлеге булып, безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Изге рухыгыз алдында баш иябез.