Макулатура җыюны да Муса Җәлилнең 110 еллык юбилее уңаеннан башкардык. Отрядлар арасында игълан ителгән “Кем күбрәк өлеш кертә” бәйгесен хуплап чыккан укучылар дәррәү эшкә тотынды. Әти-әниләр дә активлык күрсәтте. Күптән җыелып яткан кәгазьләр, ниһаять, үз урынын тапты. Шәхси беренчелекне 2 сыйныф укучылары Илгизәр Рәхмәтуллин белән Илис һәм Илүс Нәфыйковлар 48әр килограмм кәгазь тапшырып, бүлеште. Икенче урында - 10 сыйныф укучысы Илназ Котловский, өченче урында – 6 сыйныф укучысы Алия Ильясова. Отрядлар буенча түбәндәге урыннар билгеләнде: “Яшь алмаш” - беренче, “Кояшкай” - икенче, “Неделята” – өченче. Күмәк көч белән барлыгы 1230 килограмм макулатура җыелды. Аннан кергән табышны Яңа ел бәйрәмнәре үткәргәндә файдаланачакбыз. Мондый оешкан һәм күмәк эштән һәркем канәгать, ә тирә-юнебез чистарып калды