Декада кысаларында күп төрле спорт һәм күңел ачу уеннарында катнашкан инвалидлар, һәр чарадан күңел байлыгы һәм тән сихәтлеге туплады. Шашка һәм шахмат тактасы артында очрашу шашка буенча Михаил Прохоров һәм Татьяна Елесина җиңүе белән тәмамланса, шахмат уйнаучылар арасында бер генә җиңүче булды. Ул – Борис Ногманов. Җиңел атлетика буенча күнегүләр ясауда Расиха Хәйретдинова белән Фаил Шафигуллинның җитезлегенә сокланырга гына кала. Физик мөмкинлеләре чикле кешеләргә өстәл теннисы бик ошый, дип билгеләп үтте аларның остазы, әйдаманы Мария Ротанова. Бу уенда уңыш Ильяс Зиннәтуллин белән янәдән Татьяна Елесинага елмайды. Дартс – бик кызыклы уен һәм аны теләсә кайсы яшьтә уйный башлап, матур нәтиҗәләргә ирешергә була. Мишеньга дротикларны төз атып, иң күп очконы Дамир Уралов һәм Роза Хәйбуллова җыйды. Командаларга бүленеп, һавага туп ыргытып ярышкан инвалидлар бу уеннан да бик канәгать калды.
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр үз декадникларын “Могҗизалар кыры” уены белән тәмамлады. Тапкырлыкны, зирәклекне сынауга нигезләнгән бу уен барышында оештырылган музыкаль тәнәфесләрдә гитарада уйнап җырлаган Фаил Шафигуллинның моңлы тавышы, Татьяна Елесина улы Алексей белән башкарган матур җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Хәер, бу кичне Татьяна өчен алкышлар бер тапкыр гына яңгырамады. Ул - супер уен җиңүчесе. Һәм әлбәттә, матур теләкләр, истәлекле бүләкләр, сый-нигъмәтле табын артында бергәләп чәй эчүләр, уен-көлке – болар барысы да онытылмаслык тәэсирләр калдырды.