Ютазы самбочылары Октябрьский каласыннан җиңү белән кайттылар

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Тренерлар Радик Җәләев һәм Хәлил Фәрхетдиновның өч тәрбияләнүчесе ярыштагы 150 катнашучы арасында ярышты. Әмма күп санлы көндәшләр безнең спортчыларны куркытмаган. Игезәкләр Гаяз һәм Нияз Сөнәгатуллиннар беренче һәм икенче урыннарны үзара бүлешкән. Икенче генә ел самбо белән шөгыльләнүче унбер яшьлек Азат Шәйхетдинов исә ышанычлы рәвештә финалга узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International