Чара эшендә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр өлкәне үзгәртеп кору буенча урынбасары Ришат Хәбипов, икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге начальнигы Марат Низаметдинов, бухгалтерия исәбе һәм хисап бирү бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Нигъмәтҗанов, Әлмәт, Азнакай, Әгерҗе, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Минзәлә, Зәй, Түбән Кама, Сарман, Тукай һәм Ютазы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальниклары, финис-икътисад бүлеге мөдирләре һәм консультантлары, агросәнәгать предприятиеләреннән баш бухгалтерлар һәм икътисадчылар, “Россельхозбанк” вәкилләре катнашты.
Семинарда катнашучылар эш көнен Бәйрәкә авылы музее белән танышудан башлады. Машрурт авыл хуҗалыгы объектлары – машина-трактор паркы аша дәвам итте. Белгечләр биредә, асылда, тракторлар ремонты барышы белән танышты, механизаторлар белән эш куелышы турында әңгәмә корды, хезмәткә түләү шартлары белән кызыксынды. Кунакларда бөтен рәвеше китереп ясалган диспетчер бүлмәсе дә зур кызыксыну уятты. “АгроМир” җәмгыяте җитәкчелеге чарада катнашучыларны ашлык складлары, чит илдә җитештерелгән куәтле ашлык киптергеч белән таныштырды. Товарлыклы сөт фермасында кунаклар сөт комплексында, ташланган сыерлар абзарында булды.
Кунакларны Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләгәннән соң, семинар-киңәшмәнең пленар өлешен министр урынбасары Ришат Хәбипов дәвам итте:
- Бүген авыл эшчәннәре алдында агымдагы хуҗалык елын уңышлы тәмамлау, ил тормышында хөкем итүче санкцияләр шартларында, якын киләчәктә илне азык-төлек куркынычсызлыгы дәрәҗәсенә чыгару максатында җитештерүчәнлекне һәм тотрыклылыкны киметмәү, хезмәт хакын арттыру бурычлары тора. Шул ук вакытта, сыер малын саклап калу өчен генә дә республика бюджетыннан соңгы елларда ике миллиард сум акча бүлеп бирелүгә карамастан, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек саны кимүе күзәтелә. Бүген республикада шәхси ихаталарны тергезү һәм тагын да үстерүдә халыкка ярдәмгә килә торган дистәдән артык программа эшли. Бу хакта халыкка җиткерергә, аңлату эшләрен активлаштытырга кирәк. Авылларда терлек саны кимүе – безнең уртак проблемабыз.
Марат Низаметдинов узган ун ай эчендә республикада җитештерелгән продукция һәм аны сатудан алган табыш турында сөйләде. Узган елның шушы чорына караганда, быел республика аграрчылары 9,8 миллиард сумга күбрәк продукция җитештергән. Белгеч районнар башкарган хезмәткә бәя бирә торган икътисадый күрсәткечләр һәм критерийлар комплексы белән таныштырды. Шунысы күңелле, биш икътисадый күрсәткеч буенча төзелгән районнар рейтингында әлеге семинарга җыелган районнар арасында тукайлылар һәм зәйлеләр белән беррәттән, ютазылылар да лидерлар төркеменә кергән иде.
Квартал отчетларын төзегәндә еш юл куела торган хаталарга анализ ясаган Газинур Нигъмәтҗанов, катнашучыларның игътибарын салым түләү белән бәйле яңалыкларга һәм үзгәлекләргә дә җәлеп итте. Чара барышында үзенең ярты гасырлык тарихында беренче тапкыр хуҗалык елын рекордлы күрсәткечкә – 1 млн тонна шикән чөгендере кабул итеп эшкәртү бәрабәренә 125 мең тонна шикәр җитештерүгә ирешкән “Зәй шикәре” җәмгыяте баш икътисадчысы Венера Габидуллина үз агрофирмаларында эш куелышы, нигездә, финанс-отчет эшчәнлеген алып бару тәртибе турында чыгыш тотты.
Елның-елында 4000 тонна сөт, 450 тонна ит җитештереп сатучы, бүген араннарында 3200 баш мөгезле эре терлек асраучы “АгроМир” җәмгыяте баш икътисадчысы Зәйтүнә Ямаева кунаклар алдында җентекле һәм көчле доклад белән чыкты. Бәйрәкәлеләр өлешенә район күләмендә тулаем җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең 30 проценты, район бюджетына керә торган салымның 20 проценты туры килә. 2014 хуҗалык елында җәмгыятьнең акча кереме 142 миллион сум булса, быел ул аны 180 миллион сумга җиткерүне күз уңында тота.
- 1952 елда ук оешкан хуҗалыкның еллар узып исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, җисеме шул килеш калды. Без үзебезнең тирән белемле җитәкчебез, фидакарь һәм бердәм хезмәтебез нәтиҗәсендә йөзебезне генә саклап калмадык, һәр нәрсәне җиде кат үлчәп, бер кат кисү принцибын алга куеп эшләү бәрабәренә үз позициябезне дә ныгытабыз. Без банк кредитлары алмыйбыз. Коллектив үз көче һәм үз хисабына яши, үсә, төзелеш алып бара, - дип горурланып сөйләгән Ямаева, кунакларны җәмгыятьтә исәп-хисап һәм икътисадый хезмәтләр эшчәнлеге белән дә бәйнә-бәйнә таныштырды.
Ул бүгенге базар шартларында үзләрен борчый торган сорауны да күтәреп чыкты – бу, әлбәттә, сату бәяләренең тотрыксызлыгы һәм пропорциясезлеге. Энергия ресурсларына даими рәвештә бәяләр арткан мәлдә, авыл хуҗалыгы тормышын тагын да лаеклырак оештыру авыр бирелә.
Чараны Ришат Хәбипов йомгаклады. Министр урынбасары, “АгроМир” җәмгыяте озак еллар дәвамында бурычка яшәми икән, бу һәр эшкә аек акыл белән карау, иҗади якын килү нәтиҗәсе һәм аны күпләр үзенә өлге итеп алала, дип җитди тонда әйтсә, ул әлеге хезмәт коллективында кулланылышта булган кадакны да әрәм-шәрәм итмәүләрен, аны турайтып, янәдән хуҗалык эшендә файдаланучы кешеләр барлыгын елмаеп искә алды. Һәр шаян сүздә хаклык бар.