Башкала кунаклары район мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары белән очрашты. Салават Юзеев татар кинематографиясе турында сөйләде, киләчәккә корган планнары белән уртаклашты, яшь буынның күп санлы сорауларына җавап бирде. Район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова Салават Юзеев белән Илдус Габдрахмановка район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Татарстан кинематографлары тәкъдим иткән берничә кыска метражлы фильмнарны тамашачы бик җылы кабул итте.