Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең район елдан-ел торак тапшыру буенча республика алдында бурычларын үти. Әйтик, 2010 елдан 2015 елга кадәр коммуналь һәм социаль өлкәләр объектларын төзүдә һәм капиталь ремонтлауда 1 700 миллион сумнан артык акча файдаланылган. Районда 51 мең квадрат метрдан артык торак тапшырылган, шуларның 9 мең квадрат метры – күп фатирлы йортлар (гомуми исәбе 162 фатир булган алты йорт). Торак тапшыру буенча бурычларны уңышлы үтәүнең төп факторларына Солнечный микрорайонын үстерү, үз районыбызда ветераннарга бүленгән субсидияләрне куллану соравы буенча алар белән эш керә. 2012 елда су һәм электр белән тәэмин итү буенча инженер челтәрләрен төзү тәмамланды, газ үткәрелде. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру кысаларында күп фатирлы йортларны ремонтлау башкарылды.
Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы кысаларында алты мәктәп ремонтланды, Урыссу коррекцион мәктәп-интернатының дүрт корпусы яңартылды. Агымдагы елда Солнечный микрорайонында 80 урынлык балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Республика җитәкчелеге тарафыннан җиде спорт мәйданчыгы бүленде, алар Ютазы, Кәрәкәшле, Димтамак, Кымыз Тау чаңгы базасында һәм Урыссу бистәсендә урнаштырылды.
2011 елда “Татнефть” акционерлык җәмгыяте Урыссу бистәсендәге “Энергия” стадионын ремонтлауда булышты, ә 2013 елда Бәйрәкә авылында “Батыр” спорт комплексы төзелде, 2014 елда “Дубравушка” балаларны сәламәтләндерү лагеренда җылы туклану блогы файдалануга тапшырылды. Республика программасы кысаларында Бәйрәкә авылында һәм Урыссу бистәсендә модульле-блоклы ветеринария пунктлары төзелде, Акбаш, Алабакүл, Алма-Ата авылларында, Урыссу бистәсендә фельдшер-акушерлык пунктлары урнаштырылды. Каклы-Күл, Иске Урыссу, Подгорный, Көрәш-Бүләк, Димтамак, Урал, Кече Урыссу, Яссытугай, Каразирек, Бәйрәкәтамак, Ташкичү, Кәрәкәшле авылларында... егермедән артык ФАП ремонтланды. 2013 елда Ютазы һәм Бәйрәкә авылларында табиблык амбулаторияләренә капиталь ремонт ясалды.
2015 елда Урыссу үзәк район хастаханәсендә тудыру бүлеге өчен бина капиталь ремонтланды. Ютазы һәм Бәйрәкә авылларында республика һәм җирле бюджет акчалары хисабына участок полицейскийлары өчен терәк пункты да кушып төзелгән хезмәт торак йортлары файдалануга тапшырылды. Республика программасы кысаларында Акбашта (100 урынлык), Иске Каразиректә (300), Кече Урыссуда (100) һәм Әбсәләмдә (200) мәдәният йортлары төзелде. Капиталь ремонттан соң, ике катлы Урыссу балалар сәнгать мәктәбе файдалануга тапшырылды.
Авыл хуҗалыгы
2011 елда районда “2011-2013 елларга агросәнәгать комплексын үстерү” кыска сроклы программасы, 2014 елда – 2014-2016 елларга шундый ук программа кабул ителде. Район авыл хуҗалыгы коллективларының эшчәнлеге төрле программаларда катнашу аша федераль һәм республика акчаларын җәлеп итүдә булды. Бу район авыл хуҗалыгы производствосын үстерүдә зур сикереш ясарга мөмкинлек бирде. Районда биш еллык эшчәнлек чорында 100 баш терлеккә бер сөтчелек фермасы төзелде, ә 12 товарлыклы- сөтчелек фермасы яңартылды һәм аларга югары технологияле җиһазлар сатып алынды. Әлеге эш аркасында бүгенге көндә 90 процент сөт югары сорт белән сатыла. Авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә җиде терлекчелек бинасына керү юлларын салу да зур ярдәм итте. Заман авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу турында сөйләгәндә, шуны әйтеп узу урынлы: ул отчет чорында 375 миллион сумлык сатып алынды. 2011 елда авыл хуҗалыгы формированиеләренең 33 процент орлыгы югары репродукцияле булды, ә инде 2015 елда әлеге күрсәткеч 87 процент тәшкил итте. Димәк, чәчүлекнең һәр гектарына минераль ашламалар куллану 2011 елда физик авырлыкта 37 килограммнан, 2015 елда 150 килограммга кадәр артты. Бүгенге көндә районда 23 гаилә фермасы эшли, шуларның 17се – югары технологияле. Гомумән алганда, хуҗалыкларга район бюджетыннан 53 миллион сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелде, шул исәптән, 2015 елда – 4 миллион 270 мең сумлык. Мөгезле эре терлек саны 10 мең баштан 13 мең 800 башка кадәр артты. Район авыл хуҗалыгы производствосында уртача айлык хезмәт хакы 2011 елда булган 9027 сумнан 2015 елда 17 мең 118 сумга кадәр артты.
Төзекләндерү
Соңгы вакытта зур игътибар район торак йортларын төзекләндерүгә бирелә. Моңа төзекләндерү буенча яңа предприятиенең уңышлы эшләве һәм аның барлык мөһим техника белән тәэмин ителүе керә. 42 квадрат метрдан артык мәйданда юлларга вак таш-ком катнашмасы җәелде, бу 40 миллион сумга төште. 30 600 квадрат метр юл 30 миллион сум сарыф ителеп, тергезелде. Йорт яны территорияләрен төзекләндерү программасы кысаларында район үзәгенең 88 ишегалды норматив дәрәҗәгә китерелде. Программаны тәмамлау өчен тагын 24 ишегалдын ремонтлау мөһим. Урыссу бистәсендә – Жуков, Пушкин, Ленин урамнары, Үзәк тыкырык, Тукай урамыннан Урыссу урамына кадәр, Муса Җәлил урамыннан Куйбышев урамына кадәр 3,5 чакрымнан артык озынлыкта тротуарлар төзелде. 2014 елда зур йөк транспорты өчен урау юл төзелә башлады: бүгенге көндә бирегә 60 кубометрдан артык туфрак кайтарылды. Район үзәгенә керү автоюлларына контейнер мәйданчыкларын реконструкцияләү 400 мең сумнан артык суммага реконструкция үткәрелде, каты көнкүреш калдыклары полигоны киңәйтелде. Халыкның күп санлы сораулары буенча җирле бюджет хисабына мөселман зираты төзелде.
Парклар һәм скверлар
“Парклар һәм скверлар” республика программасын тормышка ашыруга районга 5,5 миллион сум бүленде. Скверлар булдыруга җирле бюджет акчасы һәм бюджеттан тыш чыганаклар сарыф ителде. Гомуми сумма – 8,2 миллион сум. Әйтик, районда 2015 елда алты сквер ачылды. Мисал өчен, Чкалов исемендәге сквер территориясе 4071 квадрат метр тәшкил итә. Әлеге сквер үз эченә җәяүлеләр юллары һәм брусчаткадан мәйданчыклар төрендә ял зонасын ала. Хәзерге вакытта биредә яшел агач үсентеләре утыртылды. Икенче сквер Бәйрәкә авылында урнашкан: сквер мәйданы 1800 квадрат метр тәшкил итә. “Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга дан” мемориаль комплексы белән сквер район мәдәният йорты һәм Урыссу бистәсенең балалар паркы янәшәсендә урнашкан. Иске Урыссу авылы ягындагы территориядә урнашкан “Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә” паркының мәйданы 880 квадрат метр тәшкил итте. Аның территориясенә 2500 каен утыртылды һәм истәлекле таш куелды. 15 200 квадрат метр мәйданлы “Яшьләр” скверы Урыссу бистәсенең яңа микрорайонында урнашкан. Анда волейбол, баскетбол, футбол спорт мәйданчыклары, шулай ук балалар мәйданчыгы, уен һәм спорт снарядлары, 700 метр озынлыктагы җәяүлеләр юлы төрендә прогулка зонасы, газоннар бар, шулай ук тиздән яфраклы һәм ылыслы агачлар шаулаячак. Сквер ачылганда, Район балалар думасы тарафыннан 300дән артык үсенте утыртылды. Балалар сәнгать мәктәбе янындагы скверның мәйданы – 2500 квадрат метр, брусчаткадан юллар 1000 квадрат метр тәшкил итә.
Уңайлы мохит
“Уңайлы мохит” Федераль максатлы программасы буенча арбада йөрүче инвалидлар булган күп фатирлы йортларда култыксалы пандуслар куелды. Урыссудагы 2, 3, 4 санлы мәктәпләрдә, гимназиядә һәм Ютазы мәктәбендә инвалид балалар белем алсын өчен шартлар тудырылды, шулай ук начар күрүче инвалидларның хәрәкәтен җиңеләйтү өчен Пушкин урамында тротуар үзгәртеп ясалды.
Эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү
Районда яшәүчеләрне эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү программасы кысаларында Газлаштыру фонды ярдәме белән 24 чакрымга якын су үткәрү челтәрләре төзелде. Электр тапшыру линияләрен һәм яктырткычларны алыштыру буенча чаралар барлыгы 10 миллион сумга төште.
Мәгариф
Мәгариф системасының өстенлекле бурычлары булып белем бирү сыйфатын яхшырту тора – укыту сыйфаты рейтингын республикада беренче унлыкка күтәрү, өйрәтү остаханәләрен тиешле җайланмалар белән тәэмин итү, Солнечный микрорайонында яңа мәктәп төзү, педагогларны торак белән тәэмин итү бурычы куелды. Районда мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбияләнүчеләре арту тенденциясе билгеләнде. Шуңа күрә район җитәкчелеге балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру өстендә эшли. Әйтик, 2010 елда Димтамак һәм Ютазы балалар бакчаларында, Урыссудагы 4 һәм 5 санлы балалар бакчаларында дүрт өстәмә төркем булдырылды. 2011 елда Урыссуда 75 урынлык 6 санлы балалар бакчасы, 2013 елда – 120 урынлык 1 санлы балалар бакчасы, 2015 елда 80 урынлык 7 санлы балалар бакчасы төзелде.
Район мәктәпләренең барлык чыгарылыш сыйныф укучылары урта гомуми белем турында аттестатлар ала. Медаль алучылар саны артты: 2015 елда мәктәпне медаль белән сигез кеше тәмамлады (2014 елда – бер чыгарылышчы). Белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре бәйгеләрдә, ярышларда һәм олимпиадаларда активрак катнаша башлады. 2015 елда бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының региональ этаплары призерлары саны артты: 2012 елда – 5 кеше, 2013 елда – 8, 2014 елда – 5, 2015 елда – 10 кеше. Сәләтле балалар белән эшләүнең әһәмиятле юнәлеше булып яшь талантларга адреслы ярдәм системасын үстерү тора. Әйтик, ике ел дәвамында 12 сәләтле бала район бюджетыннан премия белән бүләкләнде.
Өстәмә белем бирүгә дә тиешле игътибар юнәлтелә: бүген 62 берләшмә (кызыксыну буенча түгәрәкләр) һәм бер өстәмә белем бирү учреждениесе – балалар иҗаты үзәге гамәлдә, анда техник иҗат – робот техникасы, авиамодельләштерү... уңышлы үсеш ала. 2011 елда район дәрәҗәсендә сораулар күтәрергә, район җитәкчелеге белән конструктив эш алып барырга сәләтле Балалар район думасы оештырылды.
2014 елда мәгариф бүлеге муниципаль психологик-педагогик хезмәт оештыру буенча республика конкурсында җиңде. Районда әлеге хезмәтне җиһазлауга ТР мәгариф һәм министрлыгы тарафыннан 995 мең сумга җиһаз тәкъдим ителде. Әлеге хезмәтнең бурычы булып 3 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм үсмерләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү тора.
Спорт
Безнең район һәрвакыт спорт районы булып калды: күп кенә спорт төрләре буенча Ютазы спортчылары республика һәм бөтенроссия ярышларында район намусын лаеклы яклыйлар. Шуңа күрә район җитәкчелегенең һөнәри һәм массакүләм спортны үстерүгә төрлечә булышуы гаҗәп түгел. “Энергия” стадионын реконструкцияләү, велосипедлар прокатын оештыру, Бәйрәкә авылында “Батыр” спорт комплексын, “Солнечный” микрорайонында, “Дубравушка” балалар-сәламәтләндерү лагеренда, “Кымыз Тау” чаңгы базасында, Кәрәкәшле, Димтамак, Ютазы авылларында, Урыссудагы 3 санлы мәктәптә спорт мәйданчыклары, хоккей кортлары төзү, спорт төрләрен үстерү буенча программалар кабул итү, спорт федерацияләрен оештыру... Соңгы еллар дәвамында башкарылган әлеге һәм башка бик күп бурычлар Ютазы районы спортчыларының район медальләре җыелмасын тулыландырырга булышлык итә. Соңгы елларда районда яшәүчеләр дә физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнә. Спорт, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кертелү сәбәпле, массакүләмгә әверелә бара.
Мәдәният
Иске Каразиректә, Әбсәләмдә, Кече Урыссуда, Акбашта мәдәният йортлары төзү, Димтамакта мәдәният йортын реконструкцияләү, Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә яңа бүлекләр ачып, файдалануга тапшыру, күп кенә җирлекләрдә фольклор ансамбльләре, вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр, театраль студияләр һәм коллективлар оештыру – бу әле районда мәдәният өлкәсендә хәл ителгән масштаблы бурычларның тулы исемлеге түгел. Һәм әлеге юнәлештәге эш дәвам итә.
Киләчәккә планнар
Бүгенге көндә район җитәкчелеге тарафыннан алда торган биш елга районның социаль-икътисади үсеше юнәлешләре билгеләнде. Расланган стратегиядә – тулаем территориаль продукт дәрәҗәсен арттыру, инвестицион активлыкны үстерү, социаль объектларны ремонтлау һәм төзү, агросәнәгать комплексы өлкәсендә салынган сумның нәтиҗәлелеген тәэмин итү, бөтен өлкәләрдә – мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, спортта, мәдәнияттә... позицияләрне ныгыту.