Бүген Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең 50-еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара узды

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Тантана сәбәпчеләрен һәм тамашачыларны – район советы депутатларын, предприятие һәм учреждение җитәкчеләрен, җәмәгатьчеләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул Урыссу сәнгать мәктәбенә һәм аның күркәм уңышларга ирешкән укытучыларына лаеклы бүләкләр тапшырды. Ә инде мәктәпнең күп кырлы талантка ия нәни хуҗалары үзләренең остазлары белән тамашачыларны чын сәнгать дөньясына сәяхәт кылдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International