Яңа елга аяк басарга берничә көн кала Социалистик Хезмәт Герое Тәүзиха Гәрәй кызы Зарипова республика Президенты Рөстәм Миңнехановтан исемле бүләк кабул итте.
Бик озак еллар сарыкчылык тармагында эшләп, югары казанышларга ирешкән хезмәт ветераны 1971 елда әлеге мактаулы исемгә лаек булгач та әле тагын шактый вакыт сарык фермасы мөдире булып эшли. Гомер бакый механизатор булып эшләгән тормыш иптәше Илһам ага белән Тәүзиза апа ярты гасырдан артык тигез канат булып яшиләр, кызганыч, әлеге истәлекле мизгелләрне генә алар тигез шатлык итеп кабул итә алмыйлар: гаилә башлыгы бакыйлыкка күчкәнгә тиздән өч ел була.
Тәүзиха Гәрәй кызы бүген төп нигездә, аның тәрәзәләрендәге утын сүндермичә, балаларына, онык һәм оныкчыкларына йөрәк җылысын сүрелдермичә, якыннарының җылы түгәрәгендә, аларның кадер-хөрмәтен тоеп, картлыкның түренә атлый. үзенең зур хөрмәтен аңа Рөстәм Миңнеханов та җиткерде. Декабрь аенда бөтен Россия халкы билгеләп узган Ватан каһарманнары көне уңаеннан Татарстан Илбашлыгының махсус бүләген Социалистик Хезмәт Герое Тәүзиха Гәрәй кызы Зариповага район социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова тапшырды.