Урыссу бистәсе халкы табынына бар да бар иде

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Урыссу бистәсендә күптән түгел генә ачылган яңа базар территориясендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре сый-нигъмәтнең төрлесен тәкъдим итте. Сату киштәләрендә сыер, ат, чучка, сарык, кош итенең ниндиен телисең, шунысын сайлап алу мөмкинлеге зур булды. Сөт һәм аннан җитештерелгән ризык, кышка терлек азыгын туплап калырга өлгермәгән кешеләргә кырчылык тармагы продукциясе ассортименты да бай иде. Әлбәттә инде бу көнне чыршы базары да гөрләде. Урман “гүзәлләрен” төяп килгән автолавкалар яныннан халык өзелмәде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International