-2015 ел да җиһанда үзенең соңгы сәгатьләрен сугарга җыена. Яңа елга аяк басканда узып баручы елга нәтиҗәләр ясау матур гадәткә әйләнде. Сез бу елдан канәгатьме?
- Берникадәр кыенлыклар булса да, елны уңышлы тәмамлыйбыз. Узып баручы ел программаларына килгәндә, алар барысы да тормышка ашырылды. Бу булган бурычларны хәл итүгә озак вакытка планлы якын килү аркасында мөмкин булды: район алдында 2010-2011 елларда торган сорауларны без бер сәгать эчендә генә хәл итмәдек, эшләребезне эзлекле рәвештә башкардык. Шуңа күрә узып баручы елда билгеләнгән планнар тормышка ашырылган дияргә була. Шул ук вакытта максатлар җиңел генә чынга ашмады. Шуны танырга кирәк, күп өлкәләрдә, бик кискен тормаса да, кадрлар кытлыгы бар. Әмма бу юнәлештәге эшне киметеп күрсәтергә ярамый – бүгенге көндә капиталь төзелеш бүлеге формалашты, ифраструктура үсеше бүлеге, төзекләндерү буенча предприятие уңышлы гына эшләп килә. Һәм моңа шатланасы гына кала: дөнья күләмендәге икътисадый һәм сәяси катаклизмнарга карамастан, район алгарышлы үсештән туктатмады. Төзекләндерү, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать производствосы... Күп кенә күрсәткечләр буенча үсеш юнәлеше турында сөйләргә була, мәгарифтә һәм авыл хуҗалыгында исә, безнең район республика рейтингында иң яхшылар исәбендә. Район торак тапшыру буенча үз бурычларын арттырып үтәде. Ике генә ел элек төзелеш күләмнәре күтәреп булмаслык булып тоелган иде: 4 мең квадрат метрдан бурычлар 8 меңгә кадәр арттырылды, ә 2015 елда республика тарафыннан җибәрелгән план 12 меңгә җитте. Ни ген әйтмә, Урыссу бистәсе артында, буш урында, тагын бер бистә калкып чыкты. Татарстан президенты юнәлеш биргән ритм һәм тонус, урыннарда бер генә өлкәдә дә акрын эш итәргә мөмкинлек калдырмый. Шуңа күрә безгә, муниципалитетларга, эшебездә мобиль булудан башка берни дә калмый.
- Сезнең тормышюлыгызның саллы өлеше җитәкче вазифалар белән бәйле. Муниципаль берәмлек башлыгы буларак, көндәлек эштә нинди принциплар белән эш итәсез?
- Төп юнәлешем – халык, җәмәгатьчелек вәкилләре, йортлар һәм урамнар буенча җаваплылар белән тыгыз хезмәттәшлек итү. Эшемә болай якын килү, торак-коммуналь хуҗалык булсынмы ул яки төзекләндерүме, сорауларны үзагымга куярга мөмкинлек бирми. Ай саен уздырылган очрашуларда актуаль мәсьәләләр күтәрелә һәм, беренче чиратта хәл итүне таләп иткән сораулар билгеләнә. Мондый юнәлештәге эш идарә итүче оешмаларны тонуста тота, муниципаль программаларны формалаштырганда булыша. Мин төбәкнең уңышлы үсешен бәйрәм шоулары аша күрсәтү яклы түгел. Шул ук вакытта Сабан туйларын, Республика көнен тиешле дәрәҗәдә уздырырга мөмкин һәм кирәк. Минем карашка, үсеш алган торак пунктлар турында ишегаллары, тротуарлар, сәламәт яшь агач үсентеләре, керү юллары һәм башкалар сөйли. Кыскасы, Ауропача тормыш рәвеше – без – районда яшәүчеләр шуңа омтылырга, һич югында, якынаерга тиеш.
- Тормыш – авылдан башлана дигән гыйбарә яши халык телендә. Чыннан да, авыл халкының тормышында күтәрелеш тә, аска тәгәрәү чоры да булды. Әмма соңгы елларда аңа караш нык үзгәрде. Республикада финанслауга нигезләнгән төрле программалар кабул ителү дәвам итә, президент та авыл халкының активлыгын даими арттыруны таләп итә. Рөстәм Мидхәтович, район күләмендә бу юнәлештә нинди дә булса мотивацияле чаралар күрү күздә тотыламы?
- Әлбәттә. 2015 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек асрау, аны ел эчендә арттыру күләмен мотивацияләү максатында без авыл җирлекләре арасында бәйге игълан иткән идек. Күптән түгел аңа нәтиҗә ясадык. Бәйге җиңүчесе дип Иске Каразирек авыл җирлеге табылды. Җирлеккә, 2016 елда да мал үрчетү тенденциясен киметмәсә, 1 100 мең сум акча бүлеп бирәчәкбез. Бу, әлбәттә, максатлы акчалар булачак. Моннан тыш, авыл җирлекләре үз территорияләре аша уза торган олы юл буйларын норматив хәлдә тоту максатында Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе белән үзара килешү төзеде. Әлеге килешү кысаларында “төзекләндерүчеләр”, җирлекләр биргән заявкага нигезләнеп, юл буендагы чүп-чарны чыгаруда аларны техника белән тәэмин итәргә тиеш була. Бу яхшы башлангыч һәм ул бездә үз көчебез белән үзидарә итү, аз чыгымнар бәрабәренә күләмле эшләр башкарырга өйрәнү сәләтен тагын да үстерергә һәм камилләштерергә ярдәм итәр дип уйлыйм.
- Сез күп балалы гаилә башлыгы. Бигрәк тә улларыгызны үстерүдә нинди проблемалар белән очрашасыз?
- Чыннан да, кыз баланы хатын-кыз итеп тәрбияләүгә караганда, малайларны чын ир итеп үстерү катлаулырак. Кыз балага ана булу геналары Ходайдан бирелә, ә менә малайларны чын ир-егет итеп үстерү миңа калса, җиңел сорау түгел. Тәҗрибәмнән чыгып шуны ышанып әйтә ала алам: малайларга басым ясарга ярамый. Аларның үз мохитләре, үз фикерләре булырга тиеш. Аларның вакытлары укуга гына түгел, спортка да, шәхси мәнфәгатьләргә дә калырга тиеш. Бүген 11 сыйныфта укучы улым Шамилнең көндәлеген алтынчы сыйныфта белем алганда ук тикшерүдән туктадым. Малайларда кечкенәдән җаваплылык хисе туарга тиеш. Үзара киңәш-табыш корганда, мин алар белән “бер тигезлектә” булырга тырышам. Без табигать кочагында аралашабыз, ял итәбез. Тауда чаңгы шуу – гомумән миңа хас спорт төре түгел, алар хакына дип тау чаңгысына басарга туры килде. Соңгы вакытта төпчегебез Мансур да тартылды, бергәләп шуабыз. Әллә сез район башлыгының балары “аяк очларында” гына басып йөридер дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз. Аларның да, башка гаиләдәге балалар кебек үк, сугышкан, уртак фикер таба алмаган чаклары бар. Балалар балалар инде, төрле вакыт була. Әмма аларны үстерүдә мин шулкадәр зур проблемалар белән очрашабыз, дип санамыйм. Ничек кенә булмасын, мин аларны үз үрнәгемдә тәрбияләргә тырышам.
- Рөстәм Мидхәтович, Маймыл елыннан ниләр көтәсез?
- Мин үземне йолдызлар һәм хайваннар – маймыл, әтәч фаразларына җиңел генә ышанучы кешеләр рәтенә кертмим. Шул ук вакытта һава торышы турында йолдызлардан кызыксына алам. Җитдирәк әйткәндә, киләсе ел һава торышы быелгы кебек тотрыксыз булмас, дип өметләнәм. Барысы да үз чираты белән килсен иде: яңгырлар - Яңа ел алдыннан түгел, чәчүдән соң, салкын җилләр – җәен түгел, көзен булсын иде.
- Район башлыгы Яңа елны кайда каршы алырга җыена? Гомумән Нуриевлар гаиләсенең Яңа ел бәйрәмендә нинди традицияләре бар?
- Яңа елны гаиләм белән Кымыз-Тауда каршы алачакбыз. Бәлкем безнең түгәрәккә туганнарыбыз, балаларның дуслары кушылыр. Без моңа бары тик шат кына. Традицияләрме? Бар да гади – бизәлгән чыршы, уен-көлке һәм, әлбәттә, бер-беребезгә изге теләкләр. Һәм мин ул изге теләкләремне барлык Ютазы районы халкына да ихлас күңелдән җиткерәм. Районның икътисадый-финанс нигезен тәшкил итүче предприятиеләргә тотрыклылык, киләсе елда да шул ук хезмәт коллективы белән тагын матуррак казанышларга ирешүләрен, муниципалитет хезмәткәрләренә район программаларын гына түгел, Татарстан президенты куйган бурычларны да намус белән җиренә җиткереп башкарып чыгуны телим. Барлык райондашларыма, бәйрәм кунакларына нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек юллыйм. Дөнья шаукымы, икътисад “катаклизмнары” безнең тормышыбызда чагылмасын. Яңа ел төкле аягы белән килсен!