Ютазы районының Бәйрәкә авылы халкы чит илгә китә

2016 елның 1 гыйнвары, җомга

Бәйрәкәлеләрне бәйрәм белән район башлыгы Рөстәм Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов тәбрик итте. “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев, 2015 хуҗалык елын уңышлы тәмамлаган хезмәт коллективына ихлас рәхмәтен җиткерде. Хезмәт алдынгыларын, быел лаеклы ялга чыккан эшчеләрне хөрмәтләү – бәйрәмнең кульминациясе булды. Кырчылык тармагы уңганнары премияләр, хәтта чит илнең ял йортларына путевкалар белән бүләкләнде. Ут-күршеләребез – Башкорт иленнән килгән филармония артистлары чын бәйрәм рухы тудырды.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International