Ата-ана назыннан мәхрүм булган Илья Никифоров приютта ике айга якын яшәсә, Динар Солтанов бу дәүләт учреждениесенә беренче тапкыр гына урнаштырылмады инде. Малайларның икесе дә имин булмаган гаиләләрдән. Кыш бабай бүләге алуга сөенгән кечкенә Илюша, күчтәнәчләр салынган тартманың эчке торышын шундук тикшереп тә чыкты. Бу вакытта аңардан да бәхетлерәк сабый булмагандыр! Приют хезмәткәрләре Ильяның әле күптән түгел генә Казан шәһәренә сәяхәт кылып кайтуын, нарасый вакытыннан алып язмышның ачы сынауларына дучар булуга карамастан, кызыксынучан һәм ипле бала булуын билгеләп уздылар. Кунаклар – Илкам Дәүләтов һәм Ютазы районы социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова малайларның үзләре белән дә аралашты, алар яши торган шартлар белән танышты.
- Яңа елда һәр сабый могжиза көтә. Бәйрәм көннәрендә без ятим калган, авыр вәзгыятькә дучар булган балалар тормышын аз булса да нурландыру, аларның күңел ярасын аз булса да төзәтү өчен кулдан килгәннең барын эшләргә бурычлыбыз, - дип ассызыклады Джанна Волкова.
“Без бердәм” район балалар думасы Урыссу бистәсендә яшәүче алты инвалид балага Яңа ел бүләкләре тапшырды. Икенче көнне район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, үзләренә ярдәмгә әкият геройларын, Кыш бабай белән Кар Кызын да җәлеп итеп, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга Яңа ел иртәсе уздырды. Бу көнне аларга, шул исәптән Украинадан кайткан өч балага, 163 бүләк тапшырылды.