31 гыйнвар көнне район мәдәният йорты артистлары Урыссу бистәсенең сайлау участокларына концерт белән йөрделәр.
Концерт программасында катнаштылар: Оксана Җәләева, Гөлчәчәк Вәлиева, балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүче Вәлиева Ильвина, тавыш операторы Владислав Чесноков.
Программаны алып баручы халыкны үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә өндәде. Рәхмәтле тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмде.