Кыш –студентлар өчен матур ел фасылы: беренчедән, кышкы сессия узды, икенчедән, каникуллар узды, өченчедән, 25 гыйнвар, Россия студентлары үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр - Татьяна көне. 29 гыйнварда район мәдәният йортында тантаналы чара "Студентлар көне" узды. Чарага районыбыз студентлары һәм яшьләре чакырылды.
Барлык кунакларны балалар район думасы депутатлары каршы алды. Кергәндә аларга яхшы билгеләр һәм теләкләр белән зачет кенәгәсе тапшырылды. Кунакларны үзләренең мәзәкләре һәм уеннар белән балалар район думасы спикеры Полина Сухоносова һәм Вадим Томм шаярттылар, ә район мәдәният йорты артистлары музыкаль котлаулар һәм яхшы кәеф минутлары белән бүләкләделәр. Кичәнең ахырында дәртле дискотека оештырылды.
Кыскасы, студентлар көнендә яшьләр чын күңелдән кичкә кадәр ял иттеләр.