Әлки районы Базарлы Матак бистәсендә узган Республика Беренчелегендә Милена Зиннурова Татарстан чемпионкасы булган.
2003-2004 елгы үсмерләр арасында оештырылган билбау көрәше буенча ярышта Ютазы районы абруен “Олимп” балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы яклаган. Тренер Рамил Касыймов тәрбияләүче көрәшчеләр Айсылу Закирова, Алинә Әхмәтова, Альмир Закиров үз авырлык категорияләрендә “бронза” медале яулауганнар.