Тренер Руслан Янбирдин тәрбияләнүчесе урыссулы Шамил Җәмилов гыйнвар ахырында Казанда үткән Татарстан Республикасының катнаш кара-каршы сугыш (ММА) буенча өченче чемпионатында җиңү яулады.
Чараны оештыручы булып ТР ММАның катнаш кара-каршы сугыш федерациясе чыгыш ясады, аның мактаулы президенты - Радик Миңнәхмәтов, президенты - Радик Фәрхетдинов. “Батыр” спорт комплесына республиканың җиде районыннан унбер сугышчан клуб вәкилләре җыелган иде.
Чемпион исеме алу өчен җиде авырлык категориясендә 63 спортчы катнашты. Урыссулы Руслан Якунаев 93 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче урынны яулады. Шамил Җәмилов 84 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады, ул җиде җиңүче исәбендә ММА буенча ТР җыелма командасына керәчәк һәм ММА буенча язын Йошкар-Ола шәһәрендә узачак 2016нчы ел Идел буе Федераль округы чемпионатына юллама алачак. Шуны исегезгә төшерәбез, Шамил шулай ук ММА буенча Россия беренчелегендә җиңгән өчен “Ел ачышы” премиясе иясе.
Сүз уңаеннан. ММА (инглиз теленнән Mixed Martial Arts) – катнаш сугыш сәнгате. ММА удар техникасын кулланып, басып (клинч) һәм идәндә (партер) көрәшне алган тулы контактлы сугыш. Бүгенге көндә Россиядә ММА рәсми спорт төре статусын алды. Хәзер катнаш сугыш ММА спортчының балалар спортыннан һәвәскәргә, һәвәскәрдән пофессиональгә тулы цикллы үсешен күздә тота.