Урыссуда бистәнең өлкәннәр командасыннан торган хоккей буенча турнир старт алды

2016 елның 5 феврале, җомга

Шушы көннәрдә Урыссуда бистәнең өлкәннәр командасыннан торган хоккей буенча турнир старт алды.

Турнир берничә уеннан торып, 23 февраль, Ватанны саклаучылар көнне аңа йомгак ясалачак. Уеннар бистәнең “Энергия” стадионында” һәм 4 санлы Урыссу мәктәбе янындагы хоккей мәйданчыгында уза. Турнирда биш команда катнаша: Электросоединитель заводы, Олимп яшүсмерләр клубы командасы, Урыссуның 4 мәктәп командасы коллективы, Урыссуның “Запад” җыелма командасы һәм Әбәсләм командасы. Кызыксынучылар өчен, киләсе уен шимбә көнне 13 сәгатьтә стадионда Әбсәләм һәм Олимп командалары арасында, ә 14 сәгатьтә Урыссуның 4 мәктәбе һәм Запад командалары арасында узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International