Яшьләр арасында лидерлар ачыклау максатында “Иң шәп әйдаман” конкурсының район этабы үтте. Конкурста районның барлык мәктәпләреннән дә катнаштылар. Конкурста катнашучылар үз уңышлары һәм эшләре турында отчет – презентация күрсәттеләр , ә чыгышларының ахырында алар тамашачылар белән уен үткәрделәр. " Иң шәп әйдаман -2016" дип 4 санлы Урыссу мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Полина Никитина танылды! Котлыйбыз!