Урыссу гимназиясе базасында район укытучылары “Иң яхшы класс җитәкчесе” бәйгесендә көч сынаштылар

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бәйгедә катнашкан мөгаллимнәр үзләренә бөтенләй чит булган сыйныфта балаларны үзләренә җәлеп итә, алар белән якыннан аралаша һәм уртак тел таба белергә тиеш иделәр.

 Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы сыйныф җитәкчесе дип Ютазы урта мәктәбе укытучысы Алсу Латыпова табылган. Икенче урында Иске Урыссу мәктәбеннән килгән укытучы – Дания Нигмәтуллина, ә өченче урында – 4 санлы Урыссу мәктәбе мөгаллиме Алинә Шәйхуллина. Җиңүче 25-26 февральдә Азнакай шәһәрендә узачак зона ярышларында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International