9 февраль көнне Акбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә авыл китапханәсе мөдире Гөлнар Камаева 5-9 сыйныф укучыларына “Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына Парламент дәресе уздырды.
Кереш әңгәмәдән укучылар гражданин, җәмгыять, дәүләт, парламент төшенчәләренең билгеләмәләрен, республика парламентаризмының барлыкка килү тарихын белделәр. ТР Дәүләт Советы структурасын һәм эшен карадылар.
Аннары сайлау комиссиясе рәисе Вәлиәхмәтов Ф. Я. җирле үзидарә турында, депутатлар составы һәм аларның вәкаләтләре турында сөйләде.