Кәрәкәшле музее мәктәп белән берлектә "Химия һәм биология атналыгы"нда катнаша

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген, 10 февральдә, Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда “Мәктәптә химия һәм биология атналыгы” кысаларында “Химия һәм биология профессияләрдә” дигән чара узды. 

Чарада 7 һәм 8 сыйныф укучылары катнашты. Кәрәкәшле мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Рима Хәлиуллина укучыларны Казан химия мәктәбенә нигез салучы галимнәр белән таныштырды, музей директоры Гөлнара Хәмидуллина Кәрәкәшле авылында туып үскән һәм белем алган химия фәннәре докторы Мөкатдис Газизовның эшчәнлеге турында сөйләде. Укучыларга шулай ук Казан химиклары турында видеоязма күрсәтелде , дип хәбәр итә музей директоры Гөлнара Хәмидуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International