Укытучылар бүген тагын көч сынашты

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген Урыссу гимназиясе базасында районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән мөгаллимнәр “Өстәмә белем бирү мөгаллиме”, “Укытучы-психолог” һәм “Әйдаман укытучы” номинацияләрендә көч сынаштылар.

  Бәйге нәтиҗәләре буенча “Өстәмә белем бирү мөгаллиме” номинациясендә Урыссуның 4 санлы мәктәбеннән килгән укытучы Мария Азаматова табыла, “”Укытучы-психилог” номинациясендә Урыссу коррекцион мәктәп-интернат укытучысы Наталья Ахмадишина алга чыга, ә “Әйдаман укытучы” булып Бәйрәкә мәктәбеннән килгән бәйге катнашучысы Рәмзия Дәүләтханованы билгелиләр. Әлеге мөгаллимнәр 25-26 февраль көнне Азнакай шәһәрендә узачак “Ел укытучысы” бәйгесенең үз номинацияләрендә зона ярышларында көчләрен тагын бер кат сынап карыячаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International