Урыссуның 4 санлы һәм Иске Урыссу мәктәпләре укучылары 10 февральдә Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда булдылар.
Халыкның тормышын чагылдырган борынгы көнкүреш кораллары, бизәнү әйберләре, Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары балаларда аеруча зур кызыксыну уятты, дип хәбәр итә редакциягә музей хезмәткәрләре.