Бүген районыбызның Кымызтау чаңгы базасында Россиянең Чаңгы юллары 2016 чарасы узды. Чаңгыда узышырга районның барлык оешма һәм предприятиеләре, бюджет учреждениеләреннән катнашучылар агылды. Чараны башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Радмир Мәүлиев ачты:
- Бүген барыгызны да әлеге чарада күрүемә мин бик шат. Барлык катнашучыларны да рәхәтләнеп ял итәргә, үзегезгә күңел рәхәтлеге алып кайтып китәргә чакырам. Көн дә бүген нәкъ безнең өчен бирелгән, дип барлык катнашучыларны да сәламләде ул.
Чарага чыннан да иң кечкенәләрдән алып инде лаеклы ялда булган чаңгы яратучылар килгән иде. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашучыларга бәйрәм төсмере өстәде. Чаңгы юллары 2016 Бердәм Россия партиясе иганәсе астында узды.