«Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында үзара бәйләнеш”

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

  12 февраль көнне  Кече Урыссуында «Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында үзара бәйләнеш” кысаларында барган аралашуның “Ачык дәрес” көне булды. Тәрбиячеләр Минһаҗева З.Ә. һәм Фәхеретдинова Ф.К. 1 сыйныф җитәкчесе Шакирҗанова Г.З ның математика һәм рус теле дәресләрендә катнашты. Тәрбичеләр дәресләрнең бик кызыклы үтүен билгеләде. Укытучы интерактив тактадан оста файдалана.

  Укучыларның математикадан белемнәре яхшы, рус теленнән уртача дигән фикергә килделәр. Алар тәрбияләнүчеләр белән авазларны дөрес әйтү, тулы җавап бирү һәм рус телен камилләштерү, математикадан фикерләүне, хәтерне, игътибарны үстерүче биремнәр өстендә эшләргә кирәклеген билгеләп үттеләр. Укучыларның тәртибе, үз-үзләрен дәрестә тотышы яхшы дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International