Уйнап та куйдылар акбашлылар

2016 елның 19 феврале, җомга

Кичә Акбаш авылы мәдәният йортында район театр смотр-бәйгесен уздыру кысаларында  “Офык” халык театры коллективы Наил Гаетбаевның “Әстәгефирулла” комедиясен сәхнәгә куйдылар.

            Шул кадәр оста, чын артистларча итеп уйнарга  акбашлыларга, мөгаен, яңа мәдәният йорты да ярдәм итми калмагандыр. Хәер, артистларның күбесе инде авылда гына түгел, район күләмендә дә таныш булган кешеләр. Бу юлысы да тамашачыны әле көлдереп, әле уйланырга мәҗбүр итеп ир белән хатын арасындагы хисләрне дөрес итеп җиткерә белделәр алар.  Төп рольләрнең берсе Иркәне уйнаган Акбаш авылы балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Хаҗиева, шулай ук төп роль Даянны уйнаган Акбаш авылы җирлеге башлыгы Илгиз Миннеханов, Бикә ролендә уйнаган мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөлфия Миннеханова, Шәмсия ролендә – балалар бакчасы тәрбиячесе Нурия Нигьмәтҗанова һәм Азат ролен башкарган Илшат Ризакуловларның уйнавын тамашачы беренче генә тапкыр күрми. Ә менә Ләлә ролен башкарган Акбаш авылы китапханәсе мөдире Гөлнар Камаеваның уйнавы тамашачыга бүләк булды, чөнки ул үзен әлеге өлкәдә беренче тапкыр сынап карады. Һәм әйтергә кирәк, роль артистка бик төгәл сайланган иде.

Бу көнне жюри булып, артистларга бәя биргән Ютазы муниципаль районының мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова да театрны караганнан соң, артистларга үз теләкләрен җиткерде:

         - Сәхнә, интерьер, артистларның үз-үзләрен тотышы, киемнәр – барысы да бик игътибар белән эшләнгән. Күренеп тора, әзерләнгәннәр. Ә инде сәхнә түрендә авыл интеллегенциясе уйнау – бусы инде тагы да куандыра. Алар үзләренең эшләре дә күп дип тормаганнар, вакыт табып әзерләнгәннәр. Театрны авылыгызда гына түгел, ә район тамашачысына да күрсәтергә кирәк, - дип артистларга рәхмәт сүзләре әйтте.

         -Сәхнәгә чыгар алдыннан кем генә дулкынланмый икән? Сүзләрен дә онытабыз, шулай да уйныйсы килү теләге бездән көчлерәк. Шуңа күрә үзебезне кулга алып, безне яраткан тамашачыбызны сөендерә алганбыз икән, бездән дә бәхетле кеше юк, дип үз хисләре белән уртаклашты артистларыбыз. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International