Кече-Урыссу сәхнәсендә "Беренче театр" комедиясен күрсәттеләр

2016 елның 21 феврале, якшәмбе

19 февраль көнне Кече-Урыссуы мәдәният йорты шыгрым тулы иде. “Идел йорт” дип исемләнгән смотр конкурсы узды.

 Галиәскәр Камалның “Беренче театр”дип исемләнгән бер пәрдәлек комедиясе куелды.Рольләрне Кече-Урыссуы гомуми белем бирү мәктәп коллективы: Светлана Рафикова, Дамира Мөхәммәдиева, Гүзәл Сәетова, Алсу Зарипова, Зилия Габидуллина, Зилә Фәхеретдинова һәм “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Флүзә Фәхеретдинова башкардылар. Алар үзләренең яхшы укытучы гына түгел, оста артист икәнлекләрендә исбатладылар. Спектакльне сәхнәгә куюда мәктәп директоры Алсу Фәнис кызының һәм укыту эшләре урынбасары Зөлфия Варис кызының да өлешләре зур булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International