“Кымыз-Тау” чаңгы базасында 21 февраль көнне Фәнис Кәримов исемендәге республика чаңгы ярышлары узды.
Кымыз-Тау - районыбызның иң матур табигать почмагында урнашкан. Тирә-якта тау, урман, сулап туймаслык саф һава... Билгеләнгән сәгатькә халык җыела башлады. Алар Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән һәм Актаныш, Сарман районнарыннан агылды. Ярышларны оештыручылар катнашучыларны теркәде, номерлар өләште. Шул арада чаңгыларын киеп алган спортчылар чаңгы юлын сынады һәм аның бик яхшы әзерләнгәнлеген билгеләп үтте. Тирә-якка агылган дәртле музыка җанатарларда да күңел хозурлыгы тудырды. Район мәдәният йорты артистлары да чын бәйрәм рухы бүләк итте. Ә инде борыннарны кытыклап тәмле исләре тирә-юньгә таралган карга боткасы, шашлык, пирожкилар - теләсә кайсы көяз кешенең дә күңеленә хуш килерлек иде.
Ниһаять, ярышларны тантаналы ачу мизгелләре килеп җитте.
-Әлеге инициатива белән безгә “Челтәр компаниясе” җәмгыятенең Бөгелмә электр челтәрләре филиалы чыкты. Без бик теләп ризалаштык. Агымдагы елда әлеге компания “Кымыз-Тау” базасында чаңгы юлын яктыртырга ярдәм итте. Моннан тыш, ярышлар, Чечня камалышларында яраланып, вакытсыз арабыздан киткән райондашыбыз Фәнис Кәримов исеме астында узуы да безнең өчен зур горурлык. Бүген ярышларны күзәтергә кунаклар да күп килде. Алар - Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Түбән Кама, Бөгелмә челтәр компанияләре җитәкчеләре һәм урынбасарлары. Спортчыларга уңышлар теләп калабыз,көчлеләр җиңсен! - дип спортчыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова:
- Фәнис Кәримовны районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул акыллы, зирәк, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше иде. Ул йөгерү һәм тау чаңгысы белән шөгыльләнергә яраткан. Бүгенге ярышларда Фәнис Кәримовның тормыш иптәше Флера ханым да катнашуы – безгә тагын да җаваплылык өсти, - дип билгеләп үтте.
Старт бирелде. Дулкынландыргыч мизгелләр бик озакка сузылды кебек тоелды. Спортчыларны күзәтеп торырга килгән ютазылылар, һичшиксез, үзебезнең чаңгычылар өчен җаннатты. Башка районнардан килгән спортчылар да бик көчле булып чыкты.
Эстафета формасында узган ярыш нәтиҗәләре буенча шәһәр командалары арасында беренче урынга Бөгелмә чаңгычылары чыкты, икенче урында – Азнакай, өченче урында Әлмәт спортчылары.
Авыл районнары арасында җиңү Сарманнан килгән чаңгычыларга елмайды. Ютазы районы спортчылары икенче булса, актанышлылар – өченче. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән билгеләнде.