Узган шимбәдә Көрәш-Бүләк авылында гомер кичерүче Зәйтүнә апа Мортазина үзенең гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Кечкенә генә татар йорты. Ерактан ук кунаклар көтүен хәбәр итеп киң итеп ачылган капка юбилярны тәбрикләүчеләрне сәламли. Әйе, Зәйтүнә апаны котларга дип бу көнне берсеннән-берсе чибәр, берсеннән берсе уңган кызлары һәм кияүләре кайткан иде.
Туймазы районы Рәйман авылында дөньяга килгән кызчыкның бала чагы ямьле Өсән елгасы буенча уйнап уза. Авылның җидееллык мәктәбен уңышлы гына тәмамлаганнан соң, ул Туймазы шәһәрендә хезмәт юлын башлап җибәрә.
Үзе дә күп балалы гаиләдә туган кыз киләчәктә биш бала анасы булырмын дип уйладымы икән? Әмма 1941 ел җитә. Дәһшәтле сугыш еллары, явыз фашист илбасарлары канга сусап, алга ыргылганда авылда хатын-кыз, бала-чага ничек тә үзебезнекеләргә ярдәм кулы сузарга омтыла. Зәйтүнә апа да сугыш елларының барлык авыр михнәтләрен – югалтуларын, бөтен совет халкы кебек, үз җилкәсендә кичерергә туры килә. Әтиләре сугышта эзсез югала, ә әнисе сигез бала белән тол кала. 1941-47 елларда Зәйтүнә апа Туймазы шәһәрендәге район кулланучылар союзының базаркомында эшли. Алар көнне төнгә ялгап, фронтта явыз дошман белән алышкан совет сугышчыларына азык-төлек, кием-салым җыялар.
Сугыш тәмамлана. 1947 елда яшь, чибәр Зәйтүнә үзенең яраткан кешесе – Закуан Мортазинны очрата. Ике яшь йөрәк кавышып Баулы районы Ермаковка авылында гомер итә башлыйлар. Ә 1964 елда гаиләләре белән районыбызның Көрәш-Бүләк авылына күчеп киләләр. Тату, бердәм гаиләдә аларның мәхәббәт җимешләре – биш кызлары туа. Зәйтүнә һәм Закуан Мортазиннар сөекле һәм сөйкемле кызларын укытп, аларга үрнәк тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгаралар.
Лаеклы ялга чыкканчы Зәйтүнә апа Ильич колхозында тракторчылар бригадасында счетовод булып эшли. Аннан соң, киң кырларда, чөгендер үстерә, ындыр табагында намуслы эшли.
Бүген Зәйтүнә әби бик бәхетле картлык кичерә. Ул бәхетле ана, изге күңелле дәү әни. Ул 11 оныгын, 15 оныкчыгын сөеп туя алмый. Аларга бәхетле, өметле, имин киләчәк тели.
Әлеге истәлекле көндә Зәйтүнә апаны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге начальнигы Елена Абдуллина, районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Бәйрәкә-Тамак авылы җирлеге башлыгы Зөлфия Аглиева тәбрик иттеләр. Аңа тыныч картлык, күңел көрлеге теләделәр. Ә ерак алараны якын итеп кайткан кызлары Зәйтүнә әбине әле шатлыктан еларга, әле көләргә мәҗбүр итеп әниләренә изге теләкләрен юлладылар. Бергәләшеп баянга кушылып юбилярның иң яраткан җыры “Юрүзәнне” җырлаганда кызларның да, юбилярның да күзләрендә бәхет чаткылары чагылып торды.