Ташкичү авылында яшәүче Минсылу Гарифуллина: утырып эшләү аның өчен булмаган

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Күптән түгел Ташкичү авылында яшәүче Минсылу Гарифуллина үзенең 90 яше уңаеннан котлаулар кабул итте.

Кунакларны җыйнак гәүдәле апа һәм аның гаилә әгъзалары – өлкәнәйгән балалары, туганнары һәм якыннары елмаеп каршы алды. Традицион рәвештә тантана сәбәпчесе адресына күп җылы теләкләр яңгырады. Бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президентының котлау хатын өлкән яшьтәге апага район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Валеев җыелучылар игътибарын якташының хезмәт сөючәнлегенә, көчле ихтыярлы булуына юнәлтте. Хәер, Минсылу ханым тумышы белән әлеге җирлектән түгел, ул Бәйрәкә авылында туып үскән. Барысы да кичә генә булган кебек – апасы һәм “тимерле” исемнәр кушылган Тимергали һәм Тимербай абыйлары белән әти-әнисе йортында яшәү. Беренче абыйсы 1939 елда Фин сугышына доброволец булып китеп, гаип була. Минсылу аның: “Барлык иптәшләрем Ватанны саклап сугышканда, мин читтә кала алмыйм”, - дигән сүзләрен һәрвакыт исендә тота. Хаты да, үлде хәбәре дә булмый... Инде Бөек Ватан сугышында катнашкан икенче абыйсы хатларын даими язып тора – Ленинградны, Латвияне, Польшаны азат итүдә катнаша, аларның часте Берлинга таба бара. Үзенең соңгы хатында ул туганнарына нәкъ менә шул турыда хәбәр итә. Шуны билгеләп узарга кирәк, 1944 елда септик ангинадан аның апасы да дөнья куя. Аның артыннан, 52 яшендә, кызыннан йоктырыптыр инде, әнисе бакыйлыкка күчә. Шулай итеп, Минсылу әтисе белән ялгызы кала. Колхоз басуында да бил бөгә, йорт хуҗалыгында да тир түгә.Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Ютазы пищепромында эшли. Анда фронтка җибәрергә бәрәңге киптерү өчен мич була. Мичкә ягу өчен күп утын таләп ителә. Башка кызлар белән бергә Минсылуны Зирекле Елга урманнарына утын әзерләргә җибәрәләр. Фатирда торалар. Минсылу исә, кышкы салкыннарга карамастан, эштән соң өенә – Бәйрәкә авылына юнәлә. Өйдә чабатасына ябышкан оекларын чак куптарып алалар. Әниләре әзерләгән җылы суга кыз талчыккан, өшегән аякларын тыгып утыра.

- Шулай да укуымны дәвам итәргә, урта белем алырга уйладым, - дип сөйли Минсылу ханым. – Әмма, бер ел укыганнан соң, тагын эш эзләргә чыгып киттем. Ютазыда Нәсим Вәлиев дигән кеше бар иде. Ул миңа бу хезмәттә башлы кызлар кирәк дигән иде. Мин, утырып эшли торган эш кирәкми, дип баш тарттым. Ә инде “хәрәкәтләнеп эшли торган” эшләрдән соңыннан бик уңдым.

Минсылу апаның райактивның Ютазы ашханәсендә эшләгән вакыты да була. Әмма язмыш ихтыяры белән туган авылына әйләнеп кайта, аннан ябык кына кызны Зәйтүнә исемле ахирәте белән Горький өлкәсенә торф эшләренә җибәрәләр. Авыр хезмәт – кәбестә шулпасы һәм 500 грамм икмәк, аны кызлар җирле базарда сатып, өсләрен бөтәйтү әмәлен табалар. Иске-москы киеп йөриселәре килми. Торф җирләреннән кайтканнан соң, ул Кече Урыссу медпунктына санитарка булып урнаша. Сүз уңаеннан, Минсылу апа пенсиягә чыккач, Ташкичү медпунктында да санитарка булып эшләвен дәвам итә. Ул фельдшерның уң кулы була – яралар бәйләргә, “кайнар укол”, кан тамырына инъекцияләр ясарга өйрәнә. Шундый вакыт була – эшләгән шәпкә өйрәнәләр һәм шунда ук практикада да кулланалар. Ташкичүгә безнең юбиляр кияүгә чыкканнан соң, 1950 нче еллар уртасында килә: Минсылу Кәрәкәшле авылыннан Галиәскар белән 1947 елда өйләнешә. Юбиляр тормыш юлдашының әти-әнисе өенә килен булып төшкән вакытларын искә ала. Булачак бианасы әйтә икән: менә күз яшьләремне тыя алмыйм, булачак киленем авыр уйлар белән киләдер инде: кемнәргә эләгермен, ничек кабул итәрләр, дип уйлыйдыр, - дип. Җылы кабул итәләр. Ул да аларга карата начар мөнәсәбәт күрсәтми. Каенанасы һәм башка гаилә әгъзалары белән үзара аңлашып, ихтирам күрсәтешеп яшиләр. 1955 елда аның тормыш юлдашын биредә гамәлдә булган “8 Март” (Кече Урыссу), А. Микоян исемендәге хуҗалыкка (Ташкичү, Биектау һәм Кыска Елга авыллары) һәм К. Маркс исемендәге колхозга (Иске Урыссу) политинструктор итеп җибәрәләр. 1958 елда вак хуҗалыкларны тагын “эреләтәләр” һәм Тукай исемендәге колхоз эшли башлый. Шуны тану куанычлы, хокукый статусы үзгәрүгә карамастан, әлеге авыл хуҗалыгы коллективы безнең көннәрдә дә көчлеләрдән булып кала.

Минсылу Гарифуллина күп югалтулар кичергән. Әмма аның тормышында бәхетле, шатлык белән тулы көннәре дә була. Бүген ул тормыш юлдашы төзегән зур булмаган йортта яши. Торагы әле нык, якты, җылы. Һәм аның биредән беркая да китәсе килми. Дүрт баласы аналарының хәлен белергә даими килеп тора. Ташкичү авылы зур түгел, анда 70 хуҗалык исәпләнә, әмма биредә кешегә көчне чиста һава һәм чишмә суы бирәдер. Хатирәләре күп булган, кешеләрне яраткан юбилярга карап, шундый фикер ныгый: картлык ул яшь зурлыгы түгел, картлык – битарафлык, теләкләр юклыгы. Яшь чакта да әхлакый картаерга мөмкин, картлыкта да күңелең белән яшь калырга була.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International