Бүген “Уңыш” җәмгыяте базасында язгы кыр эшләренә хәзерлек буенча узган оператив киңәшмәдә шундый бурыч куелды.
Районның экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин кырчылык тармагы белгечләре һәм фермерлар белән алда торган бурычлар турында сөйләште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе баш инженеры Азат Мәхмүтов урыннарда техника һәм тагылма агрегатлар ремонты барышы, идарәнең баш агрономы Андрей Борисов орлыкларга фитосанитар анализ уздыру, ашлама юнәтү турында мәгълүмат бирде. Киңәшмәдә катнашучылар, гидрометеорологларның март аенда һава торышының гадәттәгедән ике-өч градуска җылырак торачагын фаразлауларына таянып, чәчү кампаниясенә хәзерлеккә аеруча оператив якын килү зарур, дигән нәтиҗәгә килде.