Кичә урыссулы Рим Хәбировның “Еллар агышы – буыннар язмышы” китабын тәкъдир итү кичәсе узды

2016 елның 26 феврале, җомга

Кичә урыссулы Рим Хәбировның “Еллар агышы – буыннар язмышы” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәме һәм икенче автор, Иске Урыссу авылында яшәүче Тәнзилә Йосыпова булышлыгы белән чыгарылган китапта безнең төбәкнең узган гасыр башында ничек үсеш алуы, биредә колхозларның ничек барлыкка килүе турында сөйләнә. Авторның бөтен тормышы транспорт белән бәйле булу сәбәпле, районда автотранспорт хуҗалыгы үсеше, аның коллективы турында да сүз бара. Себер үсеше аерым бүлектә тасвирланган, чөнки шофер булып эшләгән Хәбировка әлеге ерак төбәкләрдә дә эшләргә туры килгән. Тәкъдир итү ахырында автор район китапханәләренә, уку залларына һәм музейларга имзасы куелган китаплар бүләк итте. Китап әлегә татар телендә генә чыкты, әмма авторның планнарында – аны тулыландыру һәм рус теленә тәрҗемә итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International