Соңгы өч ярышта Урыссу бистәсе картингчылары өч өченче команда урыннарына лаек булдылар

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Соңгы өч ярышта Урыссу бистәсе картингчылары өч өченче команда урыннарына лаек булдылар.

Шуларның беренчесе Чаллыда узган ачык шәһәр ярышларында яуланган. Анда шәхси беренчелектә Артур Шихов “Кадет” классында өченче урынга лаек булган. Тагын бер өченче урынны безнең спортчылар картинг буенча Баулыда узган Татарстан Көньяк-Көнчыгышы Кубогының VI этабында яулаган. Тимур Фәйрузов аларда беренче һәм өченче урыннарга чыккан, Артур Шихов – икенче. Спортчылар “Кадет” классында ярышкан. Өченче тапкыр призлы өченче урынны безнең картингчылар Салават шәһәрендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан узган ярышларда алган. Әлеге ярышларда безнең картингчылар - Артур Шихов “Кадет” классында һәм Марат Хөснетдинов “Союз” классында финишка беренчеләр булып килгәннәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International