Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Алинә Мортазина төбәктә татар телен иң яхшы белүче укучы дип танылды.
Алинә Чаллыда үткәрелгән укучыларның “Полилингвизм шартларында тел компетенциясенең актуаль сораулары” төбәкара лингвистик фәнни-гамәли конференциясендә “Татар филологиясе” номинациясендә җиңүче булды. Укучыны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәрия Сәүбанова әзерләде.