Февральнең соңгы көннәрендә районның яшьләр парламенты чираттагы утырышын уздырды.
Чарада “Электросоединитель” заводы, Урыссу ГРЭСында эшләүче яшь буын, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәгариф бүлеге, районның Башкарма комитеты, Татарстан Яңа Гасыр яшьләр бүлеге вәкилләре һәм Бердәм Россиянең Яшь Гвардиячеләре катнашты. Алар узган елга йомгак ясап, агымдагы елда эшләнәчәк эшләргә планнар билгеләделәр, парламент дәресләре һәм яшьләр арасында милләтара конфлитларны алдан кисәтү турында сүз алып бардылар.